Зөя елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 72 км. Бассейнының мәйданы 890,9 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Тәтеш районы Красные Дворики (даими яшәүчеләр юк) авылы читендә, тамагы Апас районы Шонгаты авылыннан 1 км төньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 57 м. Су җыелу территориясе тирән ерымнар, киң чокырлар һәм сызалар белән ергаланган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 10%. Үзәне асимметрияле, уңъяк сөзәклекләре текәрәк һәм күтәренке елга юлы бормалы, киң түгел (7-8 м).

Үләмәнең 1,6 дан 22,6 км га кадәр озынлыктагы 29 кушылдыгы бар. Аеруча зурлары – Кече Үләмә (17,7 км), Шонгаты (9,4 км) – уң; Табар (22,6 км), Тормы (19,8 км), Бисәр (9,5 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-3 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана; 1945-1992 елларда Нармонка авылы янындагы су үлчәгеч постта өйрәнелә, 1992 елдан Тәтеш районы Алабирде авылы янындагы пост эшли.

л фасыллары буенча агымның таралышы бертигез түгел. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 123-147 мм, ташу агымы катламы 50-130 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Кыш ахырына бозның калынлыгы 70 см га җитә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,39 м3/с.

Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Үләмә бассейнында суының гомуми күләме 6,2 млн м3 булган 9 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

ТРның табигать истәлеге (1978).

Үләмә елгасы үзәнендә Гран-Тау ландшафтлы табигать истәлеге урнашкан.