1991 елда билгеләнә.

Мәйданы – 162 га.

Үләмә елгасы үзәнлегенең уң як сөзәклегендәге урман массивын һәм аңа чиктәш болын даласы кишәрлеген били.

Аның территориясендә сирәк очрый торган үсемлек төрләре: чын башмакчәчәк, киң яфраклы йод үләне, кызыл серкәбаш һәм башкалар үсә.

Сөзәклекләр астыннан чишмәләр агып чыга.

Объект С.И.Коржинский (1878), С.Я.Фәйзуллина (1976) тарафыннан өйрәнелә.