- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое, рядовой
1925 елның 9 июле, Мамадыш кантоны (хәзерге Саба районы) Оет авылы – 1995 елның 15 апреле, Зеленодольск шәһәре.
Туган авылында колхозда бригадир булып эшли.
1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә.
1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче армиянең 334 нче укчы дивизиясе 1126 нчы укчы полк рядовое. 1 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Белоруссия һөҗүм операциясендә катнаша (1944).
1944 елның 25 июнендә Гринёво авылы янында Көнбатыш Двина елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, плацдармдагы сугышта катнаша, дошманның 2 пулемёт ноктасын юк итә, яралана, ләкин, хәрби бурычын тулысынча үтәп бетермичә, сугыш кырын ташламый.
Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Оет авылында колхоз рәисе, 1950 елдан Зеленодольск тимер юл станциясенең поселогында милиция сержанты, 1953 елдан Серго исемендәге заводта (Зеленодольск шәһәре) шлифовщик, мастер ярдәмчесе, өлкән мастер булып эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Зеленодольск шәһәренең Җиңү Паркында Геройлар алеясында геройның барельефы, Саба районының Оет авылында һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында аның бюстлары урнаштырыла. Зеленодольск шәһәрендә аның исеме белән урам атала.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 167;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 288, 326, 327.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.