Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) һәм дәүләт  крәстияннәре катлавына керә, XIX йөзнең уртасына кадәр лашманлык хезмәтендә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1890 елда авылда мәдрәсә ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1258,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Аксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Түбән Наратбаш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Урманай» колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән «Коммунизм» колхозы составына керә, 2001 елда «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2004 елдан «Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә крәстиян фермерлык хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык (1939 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – тулы булмаган урта, 1978 елда –урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Бөек Ватан сугышы елларында авылга Мәскәү балалар йорты эвакуацияләнә, мәктәп-интернат буларак эшли.

1975 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – А.А.Хисамов), 1986 елда мәдәният йортының яңа бинасына күчерелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәчет (1993 елдан) эшли. 2012 елдан мәдәният йорты каршында «Нур» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Р.Г.Хәсәнова).

Авыл янында археология истәлекләре – Түбән Наратбаш торулыгы (неолит, соңгы бронза дәвере), Түбән Наратбаш курганнары (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Әхмәтов (1954–2015) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор;

Ф.Х.Кәлимуллин (1959 елда туган) – хакимият хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган торак-коммунал хуҗалык хезмәткәре;

Ю.Н.Кәлимуллин (1939–2002) – физиолог, биология фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1795 елда – 1015,
1859 елда – 753,
1880 елда – 1054,
1897 елда – 1261,
1913 елда – 1699,
1920 елда – 1303,
1926 елда – 1268,
1938 елда – 1118,
1949 елда – 1038,
1958 елда – 865,
1970 елда – 1207,
1979 елда – 870,
1989 елда – 760,
2002 елда – 684,
2010 елда – 711,
2015 елда – 707 кеше (татарлар).