Эчтәлек

Республика халкы фронтка актив рәвештә ярдәм итә. Сугыш башланып бер ай узуга, Мәскәү халкының Оборона фонды оештыру тәкъдименә бөтен ил кушыла.

Предприятие һәм учреждениеләрнең эшче-хезмәткәрләре Оборона фондына бер көнлек хезмәт хакларын тапшыралар, колхозчылар, акча кертемнәреннән тыш, ашлык, ит, сөт һ.б. белән ярдәм итәләр.

Яшьләр тарафыннан оештырылган өмәләрдән кергән акча шулай ук Оборона фондына бирелә. 1941 ел ахырына ТАССР халкы Оборона фондына 16 млн сум акча, 26 кг көмеш, 796 г алтын тапшыра. 1943 ел ахырына Оборона фондына кертемнәр суммасы 51 млн сумга җитә.

ТАССР һ.б. төбәкләрдә җыелган акча самолётлар, танклар һ.б. сугыш техникасы төзүгә тотыла.

Әдәбият

Татарстан в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. — Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында: 1941–1945. К., 2000;

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне (1941–1945 гг.). К., 1977.