Биографиясе

1935 елның 31 декабре, БАССРның Эстәрлетамак районы Ибрай авылы — 2011 елның 22 феврале, Уфа шәһәре.

Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң (1958), Уфа шәһәре предприятиесенең авиация моторлары тәҗрибә КБнда эшли, лаборатория җитәкчесе (1961–1968), 1968–1973 елларда «Транснефть» фәнни-тикшеренү институтында (Уфа) проект баш инженеры.

1973 елдан Уфа авиация техник институтында, машина детальләре һәм механизмнар теориясе кафедрасы мөдире (1984–1989), материаллар каршылыгы кафедрасы профессоры (1989–2001).

2001 елдан РФА Уфа ГҮнең Механика институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре деформацияләнгән каты җисем механикасы өлкәсенә карый. Дулкын йөкләнеше йогынтысында мохит белән тәэсир итешкән кормалар динамикасын; магистраль торбаүткәргечләрнең ныклыгын һәм тотрыклыгын; өслекчә хәрәкәтчән йөкләнешләр тәэсирендәге җир асты корылмаларының юка диварлы динамикасын; металларны басым ярдәмендә эшкәрткәндә коралларның температурасын һәм киеренке халәтен тикшерүләр үткәрелә.

Якуповның хезмәтләре грунтларда шартлау дулкыннары таралу, аларның җир асты корылмаларына тәэсир ясау һәм шартлауның хәвефсезлек дистанцияләрен билгеләү буенча гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен теоретик нигез булып тора.

Хезмәтләре     

Пластические деформации круглой пластины при нагружении взрывной волны // Прикладная механика и техн. физика. 1982. № 4; 

Динамика тонкостенных элементов подземных сооружений под действием взрывной волны. Уфа, 1994; 

Динамика конструкций, взаимодействующих со средой. М., 1995 (автордаш).