Биографиясе

1886 елның 20 гыйнвары (1 феврале), Санкт-Петербург — 1953 елның 21 марты, Ленинград.

Петербург университетының тарих-филология факультетын (1913), Ленинград университетының шәркыять факультетын (1924) тәмамлый.

1925 елдан Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясендә (1937 елдан — СССР ФАнең Матди мәдәният тарихы институты) эшли. Бер үк вакытта, 1928 елдан, Эрмитаж хезмәткәре, 1935 елдан Ленинград университеты профессоры. 1945 елдан Согыд-Таҗик археологик экспедициясе җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Алгы һәм Урта Азия, Кавказ халыкларының урта гасырлар тарихына, мәдәнияте, килеп чыгышы, сыйнфый көрәше мәсьәләләренә карый.

Якубовскийның «Сарай Бәркәдә һөнәр сәнәгате килеп чыгышы мәсьәләсенә карата» («К вопросу о происхождении ремесленной промышленности Сарая Берке», Л., 1931), «Алтын Урданың җимерелүе тарихыннан» («Из истории падения Золотой Орды», М., 1947), «IX һәм X йөзләрдә Итил һәм Болгарның тарихи топографиясе мәсьәләсенә карата» («К вопросу об исторической топографии Итиля и Болгар в IX и X веках», М., 1948), «Сарай Бәркә — Алтын Урда башкаласы» («Сарай Берке — столица Золотой Орды», Л., 1953) хезмәтләре Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда тарихының төрле аспектларына багышлана.

Б.Д.Греков белән бергә «Алтын Урда: Җучи олысының XIII–XIV йөзләрдә оешу һәм чәчәк ату чорындагы тарихы турында очерк» («Золотая Орда: Очерк истории Улуса Джучи в период сложения и расцвета в XIII–XIV вв.», Л., 1937; 2 нче басмасы «Алтын Урда һәм аның таркалуы» («Золотая Орда и её падение», М.–Л., 1950) монографиясен яза. Бу хезмәт Алтын Урда дәүләте тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә, аның Русь белән мөнәсәбәтләрен ача.

Якубовский татар халкының болгар чыгышлы булуы теориясен яклый.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1952). Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Самарканд при Тимуре и тимуридах. Л., 1933; 

Культура и искусство Востока в памятниках Эрмитажа. Л., 1937; 

К вопросу об этногенезе узбекского народа. Таш., 1941.

Әдәбият      

Беленицкий А.М., Дьяконов М.М. Памяти А.Ю.Якубовского // Краткие сообщ. Института истории материальной культуры. М., 1953. Вып. 51; 

Памяти А.Ю.Якубовского // Советская археология. 1954. Т. 19; 

Лунин Б.В. Биобиблиографические очерки о деятелях общественных наук в Узбекистане. Таш., 1977. Т. 2.