Биографиясе

1905 елның 30 ноябре, хәзер Украина Республикасы, Киев өлкәсенең Черкассы районы Лески авылы — 1980 елның 1 августы, Казан.

Машиналар төзү кичке институтының 1 нче курсын тәмамлый (Мәскәү).

1927 елдан СССР Кораллы көчләрендә. Бөек Ватан сугышы елларында самолётлар ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча инженер.

1945–1953 елларда Һава армиясендә өлкән инженер, Көнбатыш Себер хәрби округының Хәрби һава көчләре баш инженеры. Балтыйк буе, Белоруссия, Себер хәрби округларында самолётлар ремонтлау бүлекләре белән җитәкчелек итә.

1953–1956 елларда Кытай Халык Республикасы Хәрби һава көчләрендә хәрби киңәшче, баш инженер.

1956–1960 елларда Казан авиация-техника училищесе башлыгы.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — М.З.Хәбибуллин