Биографиясе

1948 елның 25 июлендә Мордва АССРның Ләмберә районы Инәт авылында туган.

Мордва университетының физика факультетын тәмамлый (1971). 1971 елдан Мордва АССР Ромодан районының Аккүл урта мәктәбендә физика укыта.

1974–1979 елларда Мордва университетында өлкән инженер. 1979 елдан Мордва педагогия институтында: 1986 елдан философия кафедрасы доценты, 1993–1996 еларда югары уку йортына әзерләү факультеты деканы.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре тотрыклы үсеш һәм детерминизм методологиясе мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Устойчивое развитие: состояние, модель, стратегия (методологический и социально-экологический анализ). Саранск, 1998.