Эчтәлек

Биографиясе

1785 елның 11 ноябре, Владимир губернасы Судогорск округы — 1844 елның 11 сентябре, Казан.

1808 елда Петербург педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Казан университетында эшли (бүленеп), гамәли математика кафедрасы профессоры (1817–1819), ректор (1820–1823), проректор (1829–1836), бер үк вакытта физика-математика факультеты деканы (1827–1828, 1830–1839), атказанган профессор (1839).

1819–1820 елларда Казанның Беренче ир балалар гимназиясе директоры.

Хезмәтләре математика укыту методикасына карый.

Казан университетының архив кәгазьләрендә Никольскийның математиканың файдасы, тәрбия һәм мәгарифнең әһәмияте турындагы чыгышлары сакланган.