Биографиясе

1933 елның 11 мае, Зеленодольск шәһәре – 2005 елның 27 декабре, Казан.

1958 елда авиация институтын тәмамлый, ВЛКСМның Бауман райкомы беренче секретаре булып эшли.

1959–1960 елларда Спорт авиациясе ОКБ бригадасы башлыгы.

1960 елдан Казан техник университетта конструкцияләү нигезләре кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары температурада шуучан вибрацияләүгә, виброрелаксацион һәм термовибрацион ныгытуга карый. Авиация конструкцияләре һәм оборона техникасы өчен сырлы тоташтырмаларны ныгытуның термовибрацион ысулын эшләүдә катнаша. Материалларның җәелгәндә релаксацион ныклыгын һәм шуучанлыгын билгеләү ысулын тәкъдим итә. Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Упрочение резьбовых соединений из титановых и жаропрочных хромоникелевых сплавов термовибрационной обработки // Проблемы прочности. 1990. №9 (автордаш).

Аналитическое описание и прогнозирование релаксации напряжений авиационных материалов в условиях вибрации // Известия вузов. Авиационная техника. 1944. №1 (автордаш).

Расчёт термовибрационного упрочнения авиационных материалов в условиях релаксации напряжений // Известия вузов. Авиационная техника. 1994. №3 (автордаш).