Биографиясе

1934 елның 18 апреле, Архангельск өлкәсенең Нарьян-Мар шәһәре — 2017 елның 3 мае.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1968).

1955 елдан СССР Кораллы Көчләрендә: 1957–1962 елларда совет гаскәрләренең Венгрия Халык Республикасындагы Көньяк төркемендә, 1962–1978 елларда мотоукчылар полкы командиры урынбасары, командиры, дивизия командиры урынбасары, дивизия командиры, 1978–1980 елларда Байкал аръягы хәрби округы кадрлар идарәсе башлыгы, 1980–1984 елларда совет гаскәрләренең Көньяк төркемендә сугышчан хәзерлек бүлеге башлыгы.

1984–1990 елларда Казан Суворов хәрби училищесе башлыгы.

Идел буе хәрби округының Казан хәрби аучылык җәмгыяте рәисе (1996–2011).

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен», «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.