Биографиясе

1928 елның 14 апреле, Арча кантоны Мирҗәм авылы – 2013 елның 19 мае, Казан.

1974–1989 елларда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә эшли. Герой исеме самолет төзелеше өлкәсендәге югары уңышлары, югары хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшләп чыгару нормаларын яхшы сыйфат белән һәрвакыт арттырып үтәве, технология процессларын камилләштерүе өчен бирелә. СССР Югары Советы депутаты (1974–1984).

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Низамов И. Асхадуллин Галиулла Асхадуллович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1980.

Промышленность и рабочий класс Татарии. Казань, 1986.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой славы – наши земляки. Казань, 2003.