Татарстан Республикасының Саба районы территориясендә, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән – 32 км, Балык Бистәсе пристаненнан 70 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Саба районы Чулпыч авыл советы, 1935 елдан – Оет авыл советы, 1963 елдан Олы Шыңар авыл советы составында. Халык саны – 170 кеше (1930 ел, татарлар), 190 кеше (1939 ел, татарлар), 70 кеше (1963 ел, татарлар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.