Якынча 800 төре билгеле. Татарстан урманнарында 8 төре очрый. Гади сөякчәннәр (Lithobius forficatus) киң таралган. С. — җир өсте буынтыгаяклылары.

Гәүдәсе 3–50 мм озынлыкта. Баш һәм 19 сегменттан (зур сегментлар кечкенәләре белән чиратлаша) торучы гәүдә (күкрәк) өлешләренә бүленгән, аларның һәрберсендә парлы аяклар урнашкан. Сөякчәннәр урман түшәлмәсендә, черек агачта, ташлар астында, болын һәм дала үләнчел үсемлекләре калдыкларында яшиләр; яшерен яшәү рәвеше алып баралар. Дым яратучаннар һәм бик хәрәкәтчәннәр. Ерткычлар, вак умырткасызлар (нигездә, бөҗәкләр) белән туеналар. Еш кына күкәйләрен җир кузыга салалар.