Башта Казан губерна башкарма комитеты каршындагы керәшен татарлар бүлекчәсе, соңрак РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк керәшен татар бүлеге һәм РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы милли азчылык бүлеге, аннан РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршындагы Керәшен татарлар эше буенча югары коллегия органы буларак нәшер ителә.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның 3 октябреннән 1922 елның 9 гыйнварына кадәр Казанда татар телендә кириллицада 159 саны чыга.

Төрле елларда мөхәррирләре — Н.Тимофеев, П.Губин, Г.Мельников, В.Филиппов.

Актив авторлары — И.Егоров, С.Золотов, Д.Касыймов, Ф.Купцов.

«Кызыл әләм» газетасының дәвамчысы — «Киңәш» газетасы.

Әдәбият

Григорьев А.Н. Кряшенский вопрос в Татарии и его разрешение Советской властью: Дис. ... М., 1945;

Насыров Т.М. Октябрь и печать Татарии. Казань, 1975;

Фасахов К.М. С жизнью в ногу (Периодическая печать в восстановительный период). Казань, 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров