Татарстанга – 100 ел: рәсемле энциклопедик язмалар. Казан: Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, 2019. 600 б.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына институт коллективы республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышын яктырткан рәсемле энциклопедик язмалар әзерләде.

Язмаларда Татарстан тарихы, дәүләт төзелешенең мөһим сәхифәләрен; сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, фән һәм мәгариф, мәдәнияте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, сәламәтлек саклау һәм спорт үсешенең төп этапларын сурәтләгән бай материал тәкъдим ителә.

Авторлар Татарстанның этномәдәни үсешенә аерым игътибар бирәләр, укучыларга республикада яшәүче халыклар, аларның дине һәм бәйрәмнәре белән танышу мөмкинлеге тудыралар.

Басма белгечләргә, туган якны өйрәнүчеләргә һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.