Биографиясе

1907 елның 21 декабре, Сембер губернасы, Буа өязе Атабай-Әнкәбә авылы – 1975 елның 18 июле, Буа шәһәре.

Бөгелмә авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбенең тракторист-машинистлар курсын тәмамлаганнан соң (1936), трактор бригадасы бригадиры, өлкән механик (1967 кадәр); бер үк вакытта трактористлар әзерләү курсларында укыта.

Г.С.Сафин җитәкчелегендә МТСта техника ремонтлауда бригадаларда узеллап эшләү алымы кертелә.

Герой исеме хезмәт күрсәтелгән колхозларда уҗым арышыннан югары уңыш алганы өчен бирелә (1947 елда – 1 га дан 21,2 ц, 626 га мәйданда).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Буа шәһәрендә бер урам Г.С.Сафин исеме белән атала.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.