Татарстан Республикасының хәзерге Теләче районы территориясендә, Арча тимер юл станциясеннән – 23 км, Балык Бистәсе пристаненнан 66 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Саба районы Югары Мәтәскә авыл советы, 1935 елдан Теләче районы Төрек-Тәмте авыл советы, 1963 елдан Саба районы Югары Кибәхуҗа авыл советы составында. Халык саны – 189 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый, 1980 елларның беренче яртысында юкка чыга.