Җир асты сулары тәэсирендә сульфатлы һәм карбонатлы (гипс, известьташ, доломитлар) токымнарның эрүе (карст процессы) нәтиҗәсендә хасил булалар.

Мәгарәләр, гадәттә, бер яки күп яруслы озын галерея булып сузылалар, алар буенча еш кына җир асты елгалары ага. Киңәйгән вакытта галереялар берничә метр биеклектәге заллар хасил итә, аларны еш кына күлләр били.

Кальций һәм углекислый газ белән туенган тамып торучы суларның парга әйләнүеннән мәгарә түбәсеннән боз сөңгеләре рәвешендә асылынып торучы сталактитлар хасил була. Идәнендә 20–25 м га кадәр биеклектәге конус рәвешле сталагмитлар үсеп чыга.

Сулар туңудан боз капламнары барлыкка килә.

Тауларда мәгарәләр аеруча күп. АКШтагы Мамонт мәгарәсе (озынлыгы 240 км) — дөньяда иң зурысы.

Россиядәге зур мәгарәләрнең берсе — Көнгер мәгарәсе — Уралда урнашкан.

Зур булмаган мәгарәләр бәрмә дулкын, суффозия (вак минераль кисәкчекләрнең су белән аска юылуы), дефляция (өрдерү) нәтиҗәсендә барлыкка килә. Татарстанда Идел елгасының уңъяк сөзәклегендә Пермь системасы Казан ярусы гипслары катламнарында карстлы мәгарәләр системасы билгеле. Урта Идел буендагы Юрьев мәгарәсе алар арасында иң зурысы (озынлыгы 410 м).

Юрьев мәгарәсе