Чыгу урыны һәм вакыты

1918–1922 елларда Сембер шәһәрендә татар телендә нәшер ителә.

РКП(б)ның Сембер губерна комитеты карамагындагы татар секциясе һәм милләтләр эшләре буенча губерна бүлеге каршындагы татар бүлекчәсе органы.

1918 елның ноябреннән 1919 елның 24 маена кадәр, Сембер губернасы башкарма комитеты каршындагы рус булмаган халыклар эшләре буенча бүлек органы буларак, «Көн» исеме белән дөнья күрә, барысы 41 саны чыга.

1919 елның 19 июненнән исеме «Таң» итеп үзгәртелә (118 сан).

Мөхәрририяткә Ш.Измайлов, Л.Мәҗит, Р.Мозаффаров керә.

Юнәлеше

Сембер төбәге белән бәйле булган проблемалар һәм вакыйгаларга зур игътибар бирелә.

Предприятиеләр, сәламәтлек саклау органнары эшен җайга салу, ачлык белән көрәшү мәсьәләләре күтәрелә.

Хатын-кызларны иҗтимагый эшкә җәлеп итү темасы зур урын алып тора.

1920 елның 1 ноябрь саны түләүсез кушымта — «Безнең партия» брошюрасы белән чыга.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом) 1905–1925. Казан, 1926;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать (1905–1924): Библиогр. указ. Казань, 1999.