- РУС
- ТАТ
Археолог, тарих фәннәре докторы (1964), профессор (1965)
1903 ел, Полтава губернасы – 1979 ел, Мәскәү.
Мәскәү университетын тәмамлый (1926). 1924 елдан Мәскәүдәге Үзәк сәнәгать тармагы музеенда археология бүлеге мөдире, соңрак фәнни хезмәткәр, 1931 елдан Мәскәү университетының Антропология институты гыйльми сәркәтибе. Бер үк вакытта 1927–1930 елларда СССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Фән буенча баш идарәнең музей бүлегендә эшли. 1933 елдан Матди мәдәният тарихы дәүләт академиясенең Мәскәү бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр, 1939 елдан гыйльми сәркәтип.
Бөек Ватан сугышында катнаша, халык ополчениесендә сугыша. Түбән Тагил шәһәрендә эвакуациядә вакытта төбәкне өйрәнү музеенда эшли. 1946 елдан Пермь университетында.
1955 елдан СССР Фәннәр академиясенең Археология институтында өлкән фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта 1965 елдан Мәскәү университеты профессоры.
Бадер берничә археологик экспедицияне, шул исәптән Чулман төбәге, Воткинск һәм Түбән Чулман буе экспедицияләрен оештыра һәм җитәкчелек итә. Беренчеләрдән булып Баланово һәм Чулман буе культураларын аерып тасвирлый.
Владимир өлкәсендәге Сунгирь торулыгын ачуы һәм Уралдагы Кап мәгарәсен тикшерүе нәтиҗәсендә Бадер дөньякүләм танылуга ирешә. Хезмәтләре Идел буе, Урал төбәге, Кырымның таш һәм бронза гасырлар археологиясенә карый.
Поселения турбинского типа в Среднем Прикамье // Материалы и исследования по археологии СССР. М., 1961. № 99.
Балановский могильник (Из истории лесного Поволжья в эпоху бронзы). М., 1963.
Бассейн Оки в эпоху бронзы. М., 1970.
Сунгирь (верхнепалеолитическая стоянка). М., 1978.
Кольцов Л.В. Бадер Отто Николаевич // Советская археология. 1980. № 2.
Автор – П.Н.Старостин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.