- РУС
- ТАТ
составында күкертле водород булган җир асты суларының һәм балчыклы органик матдәләрнең җир өстенә табигый чыгышы
Татарстан территориясендә H2S нең концентрациясе 30–50 мг/л дан артык булмаган (торфлы утырмаларда) һәм составында H2S берничә йөз мг/л га кадәр булган (Пермь системасының күбесенчә нефтьле һәм карбонатлы-битуминозлы токымнарында) сулар чыга.
Күкертле-водородлы су чыганаклары һәм шифалы ләмнәр Сөйке (Кама Тамагы районы), Фиков-Колок (Чистай районы), Сарабиккол, Иске Куак, Шөгер, Петропавловка, Бәкер, Иске Иштирәк авыллары (Лениногорск районы) янында очрый.
1933 елдан «Бәкер» санаторие эшли, аның суы һәм ләме составында H2S 10 мг/л га кадәр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.