2 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган. Татарстан территориясендә чатырлы сусак (чәчәкле камыш) (B. umbellatus) – барлык районнарның сулык ярлары буенда, сай сулыкларда, уйсулыктагы сазлыкларда, сазлыклы болыннарда үсә.

50-150 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы калын, шуышма. Сабагы яфраксыз, түгәрәк. Тамыр яны яфраклары кыяк формасында. Чәчәкләре алсу-ак, чатыр чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – җыелма табакча. Орлыктан һәм тамырчалардан үрчи.

Тамырчасында крахмал, май, сапониннар бар; төнәтмәсе халык медицинасында бәвел кудыру, какырык куптару, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Ондатра, кондыз, су кошлары өчен азык булып тора.

Декоратив, баллы үсемлек.