Эчтәлек

Ак Кирмәннең археологик калдыклары хәзерге Одесса өлкәсе (Украина) Белгород-Днестровск шәһәре биләмәсенә керә.

545 елда Ак Кирмәннең – антларга, IX–XI йөзләрдә тивер һәм улич кабиләләренә караганлыгы мәгълүм.

XIII йөзнең беренче яртысында аны монголлар яулап ала, исеме Ак Либо дип үзгәртелә. Алтын Урда дәүләтенең Кырымдагы Генуя (җәнүизләр) колонияләре һ.б. белән сәүдә итүче эре диңгез порты була. Аның аша чит илләргә сатуга, нигездә, бодай чыгарыла. Шәһәр шулай ук эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге буларак билгеле. Анда ак таштан 1438–1454 елларда төзелгән кирмән корылмасы сакланган.

Археологик тикшеренүләрне Ак Кирмәндә төрле елларда Э.Р.Штерн, Л.Д.Дмитров, М.Г.Рабинович, А.А.Кравченко, Г.Братиану, Н.Константинеску һ.б. башкара.

Казулар вакытында балчыктан ясалган савытларны яндырып чыныктыру өчен кулланылган бик үзенчәлекле мичләргә юлыгалар: аларда һава йөрү юлы катлауландырылган була.

Ак Кирмәндә яшәүчеләргә хас кайбер башка үзенчәлекләр дә ачыклана: торак йортның суфа-сәкесе аерым учак-тандыр белән җылытылган, идәндә юыну-тәһарәт алу чокыр-савыты – ташнау табыла. Бу үзенчәлекләр Алтын Урданың үзәк өлешендә урнашкан торак пунктларга да хас күренеш.

Ак Кирмән хәрабәләреннән шулай ук Алтын Урда дәверенә хас ялтыравык өслекле, төрле рәвешле итеп сырланган чүлмәк кисәкләре (гәнеч), Кытай фарфоры (селадон) үрнәкләре дә табыла.

Археологик казу-тикшерүләрдән соң шундый нәтиҗәгә киленә: бу шәһәрдә тормыш-көнкүреш кинәттән өзелмичә, әкренләп сүнә барган. Бу исә Л.Л.Полевой фикерләрен дәлилли, аның күзаллавынча, Прут – Днестр аралыгыннан төньяктарак яңа Молдова кенәзлеге оеша, аның даими басымы нәтиҗәсендә бу төбәктә тормыш сүнә бара. Иң соңгылары булып биредән Ак Кирмән халкы китә.

1484 елда шәһәрне төрекләр биләп ала һәм аңа Ак Кирмән исеме бирелә. 1812 елдан ул Россиягә керә (1944 елдан Белгород-Днестровск шәһәре).

Әдәбият

Кравченко А.А. Жилые комплексы золотоордынского Белгорода // Материалы по археологии Северного Причерноморья. Киев, 1976. Вып. 8.

Материалы по археологии Северного Причерноморья. Производственные комплексы Белгорода XIII–XIV вв. // Античная Тира и средневековый Белгород. Киев, 1979.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. М., 1985.

Федоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Автор – А.Ә.Борһанов