- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1992), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), профессор (2005)
1940 елның 8 июле, Уфа шәһәре – 2019 елның 12 ноябре, Казан.
1966 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институтында эшли. 1992 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре акустик физикага һәм магнетизмга карый.
1974 елда куш акустик электрон-төш резонансларын, 1980 елда акустик төш-спин кайтавазын һәм 1977 елда үзлегеннән индукцияләнүче акустик үтә күренүчәнлекне өйрәнү өчен спектрометрлар уйлап таба.
1975 елда беренче мәртәбә куш акустик электрон-төш антиферромагнит резонансын, 1977 елда антиферромагнетикларда акустик төш-спин кайтавазын һәм 1980 елда башка галимнәр белән берлектә магнетикларда үзлегеннән индукцияләнүче акустик үтә күренүчәнлекне күзәтә. 1986 елда төш спиннарының магнетик тәэсирләнүчән сыгылмалы каналын һәм 1999 елда төш-спин дулкыннарындагы гаять зур магнитоакустик эффектны ачуда катнаша.
Наблюдение магнитоакустических солитонов в монокристаллах КМnF3 в окрестности ядерного магнитного резонанса // Письма в Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1980. Т. 32, выпуск 10 (автордаш).
Магнитоупругий канал возбуждения ядерных спинов в FeBO3 // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1993. Т. 103, выпуск 1 (автордаш).
Взаимосвязь магнитных и структурных фаз в монокристалле мангалита La1-xSrxMnO3 (x=0,175) // Письма в Журнал экспериментальной и теоретической физики. 2004. Т. 84, выпуск 5 (автордаш).
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.