- РУС
- ТАТ
Даими магнит кырына урнаштырылган каты җисемнең билгеле бер ешлыктагы акустик тирбәнеш энергиясен сайлап йоту күренеше
Акустик парамагнетик резонанс (АПР) – парамагнетик ионнар яки төшләрнең магнит кимәлләре арасындагы квант күчешләренә бәйле күренеш. Энергиянең акустик дулкыннан электрон яки төш спиннарына тапшырылуы кристаллик атомнары арасы периодик үзгәрү һәм кристалл эчендәге кырның (спин-фонон тәэсирләшүенең) модуляциясе аша бара. С.А.Альтшулер тарафыннан 1952 елда фаразлана.
АПР матдәнең микроскопик үзлекләре турында мөһим мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. АПР ярдәмендә ионнар һәм төшләрнең энергетик спектрларын, спин системаларының динамикасын, кристаллик структураның микроскопик кимчелекләрен тикшерергә мөмкин. АПРны бер-берсенең спектроскопик мөмкинлекләрен тулыландыра һәм киңәйтә торган күренешләрнең – электрон парамагнетик резонанс һәм төшнең магнит резонансының акустик аналогы дип тә карарга мөмкин. Акустик дулкынның озынлыгы (1000–10 МГц ешлык диапазонында 1–100 мкм) үрнәк үлчәменнән шактый кечерәк булганга, көчле спин-фонон тәэсирләшкән кристалларда үзлегеннән кысылу һәм сүнмәүче акустик импульслар барлыкка китерә алу (үзиндукцияле үтә күренүчәнлек), нәсызыкча эффектлары булу мәгълүматны акустик хәлендә җайланмаларда эшкәртергә мөмкинлек бирә.
АПР һәм динамик акустик спин эффектлары теориясе Казан университеты һәм Руссия Фәннәр академиясен Казан гыйльми үзәгенең Физика-техника институты галимнәренең бергә эшләве нәтиҗәсендә камилләштерелә (С.А.Альтшулер, А.Р.Кессель, У.Х.Копвиллем, Б.И.Кочелаев, В.А.Самарцев).
1961 елда У.Х.Копвиллем җитәкчелегендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында системалы рәвештә АПРны тикшерү тәҗрибәләре башлана. Фонон ташкыннары (С.А.Альтшулер, Б.И.Кочелаев, А.Х. Хәсәнов), акустик дулкын кырында спиннарның квантлануы (А.Р.Кессель, М.М.Шакирҗанов, В.А.Голенищев-Кутузов, В.Ф.Тарасов), акустик спин кайтавазы һәм үзиндукцияле үтә күренүчәнлек (А.Р.Кессель, Х.Г.Богданова, Б.П.Смоляков, В.Ф.Тарасов) күренешләре теоретик яктан фаразлана һәм тәҗрибәдә исбатлана.
Икеләтә магнито-акустик электрон-төш резонансы табыла һәм тикшерелә (В.А.Голенищев-Кутузов, Н.А.Шамуков), төрле класс кристаллардагы (диэлектрикларда, ярымүткәргечләрдә, магнетикларда) спин-фонон тәэсирләшүе тензорлары билгеленә.
АПРны файдалану нигезендә лазер техникасында кулланыла торган кристалларның сыйфатын тикшерүнең яңа ысулы эшләнә һәм гамәлгә кертелә (В.А.Голенищев-Кутузов, С.А.Мигачёв).
Кессель А.Р. Ядерный акустический резонанс. М., 1969.
Альтшулер С.А., Козырев Б.М. Электронный парамагнитный резонанс соединений элементов промежуточных групп. М., 1972.
Ремптон В., Такер Дж. Гиперзвук в физике твердого тела / перевод с английского М., 1975.
Магнитная квантовая акустика. М., 1977.
Голенищев-Кутузов В.М., Самарцев В.В., Хабибуллин Б.М. Импульсная оптическая и акустическая когерентная спектроскопия. М., 1988.
Автор – В.А.Голенищев-Кутузов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.