200 гә якын төре билгеле, күбесенчә ике ярымшарның уртача поясларында таралган. ТРда бер төре — ана кашыклык абага (ана абага) (A. filix-femina) һәр җирдә, күбрәк төньяк районнарда очрый. Ылыслы һәм яфраклы урманнарның күләгәле урыннарында, куаклар арасында, болыннарда, елга ярлары буйларында үсә.

30–100 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, юан. Яфраклары зур, озынча-эллипссыман; үсемлеккә декоратив матурлык бирүче киң ябалдашлы бәйләмгә җыелган. Тупас яфраклы калканлы абага (ата абага) белән чагыштырганда, нәфис телгәләнгән каурый яфраклары аркасында «ана абага» исеме алган. Июнь–июльдә споралардан үрчи. Күләгә һәм дым яратучан. Суыкка чыдам.

Дару үләне. Яфрак һәм тамырларында дуплау матдәләре, органик кислоталар бар. Халык медицинасында тамырларыннан әзерләнгән төнәтмә какырык куптару чарасы буларак кулланыла.

Ана кашыклык абага