- РУС
- ТАТ
инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2005)
1953 елның 16 гыйнварында Украина ССРның Одесса өлкәсе Измаил шәһәрендә туа.
Киев политехник институтын тәмамлый (1976).
1975–1977 елларда «Прогресс» заводының механикалаштыру һәм автоматлаштыру бүлегендә инженер-конструктор (Чернигов өлкәсенең Нежин шәһәре).
1977–1986 елларда «Укрсельхозтехника»ның Измаил технология җиһазлары заводында инженер-технолог, технология бюросы, бүлеге башлыгы, баш технолог.
1986–1992 елларда һәм 1993 елдан «АлАЗ» ҖБ» АҖдә: Станок-инструментлар заводында инженер-технолог, бүлек башлыгы, техник үзәкнең баш белгече, баш технолог (2002 елдан).
Дәүләт бүләге 50 һәм 60 т йөк күтәрешле нефть һәм газ скважиналарын үзләштерү һәм ремонтлау өчен югары технологияле күтәрү агрегатларын эшләүдә һәм җитештерүдә катнашканы өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.