Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Калеева, Яуширмә елгасы буендагы Кече Бахта буларак та искә алына. 1672 елда шунда кенәз Борнай улы Хәйбулла Кодрәковка (чыганакта – князь Кайбула Кудряков сын Бурнаев), 1689 елда морза Кирәй (Гәрәй – ?) улы Морат Кадралиевка (Мурат Кадралеев сын Киреев) җирләр бирелә.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы һәм керәшен татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук йон тетү тарала.

XIX йөздә шунда яшәгән морза Киреевларга дворянлык дәрәҗәсе бирелә.

1873 елда янган мәчет урынына яңасы төзелә (1941 елда ябыла), Г.Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдин имам вазифаларына билгеләнә. 1898 елда – икенче, 1910 елда өченче мәхәллә (беренче имам-хатибы – Н.А.Сибгатуллин) оештырыла, шул ук вакытта аларның мәчетләре төзелә.

XX йөз башында су тегермәне һәм 7 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, вак-төякләр кибете, 2 мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3677дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Кызылъяр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Яуширмә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда – «Новый мир» хезмәт артеле, 1929 елда – «Индустрия» колхозы (1937 елдан – Андреев исемендәге), 1931 елда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1953 елда алар Молотов исемендәге колхозга берләштерелә; 1957 елда хуҗалыкның исеме – «Алга», 1963 елда «Кутлушкино» дип үзгәртелә. 1992 елдан авылда – «Кутлушкино» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли; 2018 елдан «Хузангаевское» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимияте урнаштырылганнан соң башлангыч мәктәп ачыла (башта шәхси йортларда һәм клубта укыталар), 1925 елда – җидееллык (районда шул статустагы беренче мәктәп, аерым агач бина төзелә), 1930 елларда – колхоз яшьләре мәктәбе (авыл хуҗалыгына нисбәтле фәннәр дә укытыла), 1958 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта (1970 елда яңа кирпеч бина төзелә), 2019 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1950 елларда нигезләнә, 1991 елдан – яңа бинада, 2015 елдан – мәктәп бинасында, 2021 елда мәктәпкә кушыла), мәдәният йорты (беренче клуб 1920 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барысы да – 2014 елгы бинада), спорт мәйданчыгы (2018 елдан), «Гаяз Исхакый» мәчете (1995 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Кади» чишмәсе бар.

1993 елда Л.М.Фәсхетдинова башлангычында Г.Исхакый музее оештырыла, 1999 елдан – Г.Исхакый тарих-мемориаль һәм этнографик комплексы (элекке сәүдәгәр Сәйфетдин утарында урнаша). Комплекс мәйданы – 5200 кв.м, шул исәптән парк зонасы – 0,16 гектар; ике катлы кирпеч йортны – XIX-XX йөзләр чиге торак архитектурасы истәлеген үз эченә ала.

Коллекциядә 3000 ләп саклык берәмлеге, шул исәптән Г.Исхакыйның һәм аның гаиләсенең әйберләре (намазлык, сөлге, сандык һ.б. йорт кирәк-яраклары), хатлар, документлар, фоторәсемнәр, язучы әсәрләренең исән чакта дөнья күргән басмалары тупланган. Гомуми мәйданы 186 кв.м булган экспозиция сәүдәгәр кибетенең эчке күренеше торгызылган тарихи-этнографик һәм язучының тормышына, иҗат эшчәнлегенә багышланган биографик бүлекләрдән тора; даими рәвештә рәссам Р.Галимуллинның Г.Исхакый иҗатын чагылдырган әсәрләре күргәзмәсе эшли.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Вәлиев (1910–1944) – Советлар Союзы Герое, өлкән сержант, укчы отделение командиры;

М.И.Галимов (1926–2000) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе (1976–1993), икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

Г.Г.Исхакый (1878–1954) – XX йөз башы татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, публицист, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе; 12 яшенә кадәр туган авылында әтисендә укый;

И.Г.Тарханов (1950 елда туган) – философия фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының, Кырым Республикасының, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы мәдәният министры (1999–2005);

А.А.Тарханова (1953 елда туган) – юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан – Новый век» / «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте югары советы Башкарма комитеты рәисе (2012 елдан);

Ф.Г.Тарханова (1947–2018) – шагыйрә, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк лауреаты;

Р.Х.Хәсәнов (1956 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган табибы, Гиппократ бүләге лауреаты;

С.Г.Чагатай (1905–1989) – тел галиме, филология докторы, Әнкара университеты профессоры (1954–1977), Г.Исхакыйның кызы;

Г.Н.Шәмсетдинов (1915–1944) – Советлар Союзы Герое, гвардия лейтенанты, танк ротасы командиры, исеме Чистай шәһәрендәге бер урамга бирелгән;

Г.(М.) И.Шәрифи (XIX йөз ахыры – XX йөз башы) – шагыйрь, җирле мәдрәсәдә укыта;

Ф.С.Йосыпов (1910–2001) – эстрада артисты, ТАССРның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 210 ир-ат;
1859 елда – 1372,
1897 елда – 1964,
1908 елда – 2121,
1920 елда – 2116,
1926 елда – 2860,
1938 елда – 2085,
1949 елда – 1367,
1958 елда – 1439,
1970 елда – 1500,
1979 елда – 1124,
1989 елда – 723,
2002 елда – 739,
2010 елда – 664,
2021 елда – 511 кеше (татарлар).