Биографиясе

1938 елның 17 марты, Иркутск шәһәре – 1993 елның 6 гыйнвары, Париж, Сен-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнә. 

Бию сәнгатенә Уфа шәһәре балалар хореографик коллективларында педагоглар А.Удальцова һәм Е.Войтовичта өйрәнә башлый.

1958 елда Ленинград хореография училищесен (педагогы А.Пушкин) тәмамлый.

1958–1961 елларда С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет академия театрында балет солисты.

Р.Нуриев СССР сәнгать эшлеклеләре арасында чит илләрдән «кире кайтмаучыларның» берсе була. 1961 елда Франциядә Ленинград опера һәм балет театры гастрольләре тәмамлангач, шунда калырга теләп, сәяси сыену урыны сорый.

1962 елда, «иленә хыянәт итүче» буларак, үзеннән башка үткәрелгән мәхкәмә карары белән 7 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

1962–1981 елларда Король балетында (Бөекбритания) «даими чакырылучы солист» буларак эшли. Р.Нуриев үзенең төп партнеры – аның сәхнә карьерасын үстерүгә зур булышлык күрсәткән күренекле балерина М.Фонтейн белән бергә кабатланмас дуэт тудыра.

1981–1983 елларда бу сәхнәдә ул аз чыгыш ясый.

Бер үк вакытта, 1970–1983 елларда, күп илләрнең балет труппаларында солист һәм сәхнәгә куючы. 1983–1989 елларда Париж театрының балет труппасы директоры (сәнгать җитәкчесе), «Гранд-Опера» театры балетмейстеры, шунда ук биюче булып чыгышлар ясый.

1992 елда бию карьерасын төгәлли, дирижер буларак чыгышлар ясый башлый.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Рудольф Нуриев. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

1959 елда, VII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Вена) катнашканы өчен, алтын медаль белән бүләкләнә.

Совет чоры эшчәнлегендә СССР шәһәрләрендә, Болгариядә, Мисырда, ГДРда гастрольләрдә була.

Альберт («Жизель», А.Адан), Дезире, Зигфрид («Йокыга талган гүзәл», «Аккош күле», П.Чайковский), Базиль, Солор («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Фрондосо («Лауренсия», А.Крейн), Армен («Гаянэ», А.Хачатурян) хореографик партияләрен башкара.

Чит илләрдә балет һәм хореография композицияләрендә 120 дән артык партия, шул исәптән Альберт («Жизель», А.Адан), Яшүсмер («Шопениана», Ф.Шопен музыкасына), Петрушка (шул исемендә, И.Стравинский), Жан де Бриен («Раймонда», А.Глазунов), Ромео һәм Меркуцио («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Фавн («Фавнның төшке ялы», К.Дебюсси музыкасына), баш роль («Юлдан язган угыл», С.Прокофьев музыкасына) партияләрен башкара.

Бер үк вакытта, 1963 елдан, балетмейстер. Король балеты өчен М.Петипа редакциясендә Л.Минкусның «Баядерка» (1963) балетыннан «Күләгәләр»не, А.Глазуновның «Раймонда» (1964), В.Чабукиани редакциясендә А.Крейнның «Лауренсия» (1964) балетыннан па-де-сисны, П.Чайковскийның «Щелкунчик» (1968) балетын, П.Чайковский музыкасына У.Шекспир пьесасы буенча «Давылда» әсәрен сәхнәгә куя.

«Гранд-Опера»да Зигфрид, Ротбарт («Аккош күле», П.Чайковский), лорд Байрон («Манфред», П.Чайковский музыкасына үзенең оригиналь хореографиясендә) партияләрен һәм төп ирләр партиясен («Мөкатдәс яз», И.Стравинский) һәм башкаларны башкара.

Нуриевның хореографик постановкалары арасында И.С.Бах музыкасына «Сюита» (1984), Ш.Ив музыкасына Г.Джеймс романы буенча «Вашингтон мәйданы», С.Прокофьевның «Золушка», П.Чайковскийның «Щелкунчик» (барысы да – 1985), Л.Минкусның «Баядерка» (1992) балетлары бар.

Ел саен 200–300 балет спектаклендә чыгыш ясый, күп илләрнең телевизион постановкаларында, сәнгать фестивальләрендә катнаша; 1974–1991 елларда «Нуриев һәм аның дуслары» антреприза концертлар циклы турнесын үткәрә.

Бию техникасы

Р.Нуриев бию техникасының иң югары дәрәҗәсенә ирешә, романтик пландагы бөек биюче исеменә лаек була. Ул балетта ирләр партияләрен башкару осталыгы үсешенә зур өлеш кертә, аны элек ирешелмәгән дәрәҗәгә күтәрә.

Р.Нуриев аяк очларында гадәттән тыш югары күтәрелештә бии, әйләнү хәрәкәтләрендәге яңа торышларны (ракурслар) беренче булып үзләштерә башлый.

Р.Нуриевның биюен көч, дәрт, бәйсезлек аерып тора. Ул үзенең сөйкемлелеге, осталыгы белән әсир итә һәм сәхнәгә җәлеп итү көченә ия була. Классик балетта һәм заманча бию сәнгатенең төрле стильләренә нигезләнгән постановкаларда партияләрне бертигез дәрәҗәдә уңышлы башкара.

Р.Нуриев өчен балетлар һәм хореографик композицияләрне атаклы балет театры осталары Дж. Баланчин, Ф.Аштон, К.Макмиллан, Р.Пети, П.Тейлор, М.Грехем һәм башкалар куя.

Р.Нуриев – дирижер һәм актер

Дирижер булып, Ф.Гайдн, В.Моцарт, Л. ван Бетховен, С.Прокофьев, И.Стравинский, П.Чайковский һәм башкаларның әсәрләреннән төзелгән репертуар белән Вена, Афина, Нью-Йорк шәһәрләрендә чыгышлар ясый.

29 фильмда төшә, шулар арасында – «Ромео һәм Джульетта» (1964), «Яшүсмер һәм үлем» (1966), «Дон Кихот» (1973) фильм-балетлары; «Мин – биюче» (1972) документаль фильмы бар. «Валентино» (1977) нәфис фильмында төп рольне, «Фаш ителгән» (1983) фильмында ялгыз скрипкачы ролен һәм башкаларны башкара.

Эмиграциядән соң Россиягә беренче тапкыр 1987 елда кайта.

1989 елда Ленинград опера һәм балет театрының 5 спектаклендә Джеймс («Сильфида», Х.Левенсхольд) партиясе белән чыгыш ясый.

Казанда

1992 елның маенда Казанга кайта. Казанның Зур концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестрына (С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты музыкасыннан кисәкләр) һәм соңыннан VI классик балет фестивалендә Татар опера һәм балет театрында П.Чайковскийның «Щелкунчик» балетына дирижерлык итә.

Бүләкләре

Шәрәфле легион ордены, Сәнгать һәм әдәбиятның Командор ордены кавалеры (Франция, 1990). Австриянең мактаулы гражданы (1983).

Рудольф. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

Казанда, 1987 елдан башлап, ел саен балет фестивале (1993 елдан Р.Нуриев исемендә) үткәрелә.

1993 елдан Р.Нуриев истәлегенә балет фестивальләре Уфа шәһәрендә оештырыла.

Башкорт хореография училищесенә Р.Нуриев исеме бирелә.

Р.Нуриев образы сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерелә (З.К.Церетели, А.Ә.Абызгилдин).

2017 елда Лондонда ул яшәгән йорт фасадында истәлек язуы урнаштырыла.

2017 елда Зур театр сәхнәсендә «Нуриев» балет спектакле куела.

2018 елның 7 ноябрендә Казанда Р.Нуриевка һәйкәл ачыла (скульптор З.К.Церетели).

Әдәбият

Горшков В.Н. Рудольф Нуриев: судьба и танец. Казань, 1995.

Рюнтю М.Р. Руди Нуриев без макияжа. М., 1995.

Рудольф Нуриев: фотоальбом. СПб., 1998.

Стюарт О. Рудольф Нуриев: вечное движение. Смоленск, 1998.

Рудольф Нуреев. Автобиография. М., 2000.

Ишмуратов Р., Магдеев М. Знаки Рудольфа. Казань, 2007.

Ишмуратов Р., Магдеев М. Нуреев в Казани. Казань, 2008.

Синенпо С. Рудольф Нуреев: Истоки творчества, превратности судьбы. Уфа, 2008.

Надеждин Н.Я. Рудольф Нуриев. М., 2011.

Автор – В.Н.Горшков