Биографиясе

1842 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе  Югары Сөн авылы – 1919 ел, Вятка губернасы Малмыж шәһәре.

Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, аннары Түнтәр мәдрәсәсендә, соңрак Бохарада укый.

1877 елдан Түнтәр авылы мәчетенең имам-хатибы.

1880 еллар уртасыннан Г.Курсави, Ш.Мәрҗани һәм җәдитчелекнең башка вәкилләре карашларына кискен каршы җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Ул аларның эшчәнлеген шәригать нормаларыннан читкә тайпылу дип исәпли.

1890 елда Түнтәр авылында яңа ысул белән укытулы мәдрәсә ачылгач, И.Динмөхәммәтов, мәхәлләдә традицион ислам нигезләрен сакларга тырышып, җәдитчелеккә каршы тәнкыйтьне көчәйтә. Укырга-язарга өйрәтүдә яңа авазлар алымын кертүгә ризасызлык белдерә, бу алым, «башка дин тотучылардан» алынганга күрә, ислам кагыйдәләренә тамырдан каршы килә, дип саный: «Аваз ысулын көчәйтү Коръәннән йөз чөерүне белдерә, аваз ысулы – ачулану ысулы – Ильминский гамәленең кыллары ул», – дип исәпли.

И.Динмөхәммәтов татар милләтен саклап калуның бердәнбер юлы – традицион мөселман белеме һәм башка дин тотучылардан аерым тулы автономия дигән фикердә тора.

1911 елда ул үзенең Бохара системасы нигезендә оештырган укыту проектын тәкъдим итә. Аңа Коръәнне өйрәнү һәм берничә дини хезмәт керә, шул ук вакытта бу системада дөньяви белем алу кирәклеге дә таныла.

И.Динмөхәммәтов, беренчеләрдән булып, төрле җәзалар һәм ирексезләүләр куллануны кире какмыйча, җәдитчелеккә каршы көрәшкә чакыра. Аны халык арасында ислахчыларга каршы коткы таратуда, әләкләүдә, «Буби» мәдрәсәсе ябылуга астыртын булышлык итүдә гаеплиләр. Әмма ул ялгызы гына булмый: И.Динмөхәммәтовка җәдитчеләрне панисламистлар, революционерлар буларак бәяләгән кайбер татар эшмәкәрләре, дәүләт оешмалары вәкилләре ярдәм итә; «Ишми ишан» дигән кушаматы аңа ортодоксаль мөселманнар идеологы буларак бирелә.

Большевиклар тарафыннан контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп атыла. Кайбер мәгълүматлар буенча, Вятка губернасының Малмыж өязе Борнак авылында җирләнгән. 1990 еллар ахырында И.Динмөхәммәтов эшчәнлеген артык югары бәяләү күзәтелә: аңа күренекле вәгазьче, дин белгече, публицист, традицион ислам нигезләрен яклаучы шәхес буларак бәя биргән язмалар басыла.

Әдәбият

Салихов Р., Хайрутдинов Р. «Верноподданническою правдою подтверҗдаю...» (Ишмухамет Динмухаметов) // Гасырлар авазы - Эхо веков. 2004. № 2;

Мухаметшин Р.Г. Татарский традиционализм: особенности и формы проявления. Казань, 2005.

Автор – Р.Р.Салихов