Биографиясе

1891 елның 3 августы, Оренбург губернасы, Троицкий өязе Түбән Увельский станицасы — 1976 елның 28 июне, Мәскәү.

1910 елда Казан университетының медицина факультетына укырга керә, 1911 елда физика-математика факультетына күчә.

Революцион эшчәнлектә актив катнаша, эсерлар партиясе әгъзасы була, Беренче бөтендөнья сугышында интернационалистик позициядә тора, сугышка каршы юнәлдерелгән листовкалар тарата.

Университетны тәмамлаганнан соң (1916), химия буенча профессорлык дәрәҗәсенә әзерләнү өчен шунда калдырыла.

1918 елдан РКП(б)да, 1918 елның февраленнән Казан губернасының халык мәгарифе комиссары. 1918 елның августында КОМУЧ органнары тарафыннан кулга алына, атарга хөкем чыгарыла, Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Казан өчен барган сугышларда катнаша. 1918 елның 10 сентябреннән яңадан губерна халык мәгарифе комиссары, бер үк вакытта, 1918 елның ноябреннән Казан югары уку йортлары комиссары.

Максимов җитәкчелегендә совет хакимияте органнары декретларына яраклаштырып, мәгариф системасы үзгәртеп корыла: мәдрәсәләр һәм православие руханилары уку йортлары ябыла, наданлыкны бетерү, земство һәм шәһәр мәктәпләрен 1 нче, югары башлангыч училищеләрен 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә совет мәктәпләре итеп үзгәртү компаниясе башлана; югары уку йортларында эшчеләр факультетлары ачыла. Сәнәгать, коммерция һәм авыл хуҗалыгы училищеләре җирлегендә Казан политехник институты оештырыла, Казан укытучылар институты Югары халык мәгарифе институты итеп үзгәртелә.

1919 елның октябреннән Кызыл Армиядә, полк, дивизия комиссары.

1920 елның ноябреннән РСФСР Халык мәгарифе комиссариатының эшчеләр факультеты бүлеге мөдире.

1922 елдан Мәскәү университетының философия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Кызыл профессорлар институтында (1924–1934) һәм Коммунистик академиядә (1931–1936). 1934–1954 елларда СССР ФАнең Философия институтында, 1944–1949 елларда Мәскәү университетының философия факультетында.

Хезмәтләре табигыять белемнәренең философия мәсьәләләренә карый.

Истәлеге

Казан урамнарының берсе Максимов исемен йөртә.

Хезмәтләре

Ленин и естествознание. М., 1933;

Введение в современное учение о материи и движении. М., 1941;

Очерки по истории борьбы в русском естествознании. М., 1947.

Әдәбият

Корбут М.К. Казанский государственный университет имени В.И.Ульянова-Ленина за 125 лет. 1804/05 — 1929/30. К., 1930. Т. 2;

Султанбеков Б.Ф. Максимов Александр Александрович // Борцы за счастье народное. К., 1967.