Биографиясе

1834 ел, Тубыл губернасы, Ялутор өязе Ямбай Йорты авылы, хәзер Төмән өлкәсенең Ямбай авылы – 1910 ел, шунда ук.

Татар, казах һәм гарәп телләрендә яза.

 Чыгышы белән Тубыл татарларыннан.

1870–1880 елларда туган авылы мәдрәсәсендә укыта.

«Кыйсса-и Салсал», «Фәрһад илә Ширин» (икесе дә — 1879), «Эрбет бәете» (1881), «Кыйсса-и Тәмимдар» (1894) һ.б. шигъри һәм проза әсәрләре авторы.

Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастанын казах теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият      

Ислам З. «Эрбет бәете» турында // Фәнни Татарстан. 2005. № 1/2.