Әлки районы территориясендә, Татар Әхмәте авылыннан көньяктарак урнашкан.

1985 елда билгеләнә. Мәйданы 15 га.

Сулы-сазлыклы комплекс (3 га га якын мәйданда күл, 5 га да сазлык массивы), Кече Чирмешән елгасының 1 нче тугай өсте террасасындагы катнаш урман (каен, нарат) әйләндереп алган.

Үләнчел үсемлекләрнең 50 дән артык төре, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән: кәрлә каен (ареалның көньяк чиге), розмарин яфраклы тал, киң яфраклы мамыкбаш, яшел чәчәкле каешъяфрак, сазлык йод үләне, саз билчәне, скипетрсыман тубалак үсә.

Торфның көллелеге 35% ка кадәр; pH – 5,2-6,6, CaO – 0,7-12,8, P2O5 – 0,05-0,56, Fe2O3 – 0,6-15,7 (коры массага карата % ларда).