Тарихы

1647 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шетни Тулуш, Югары Тулуш буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1850 елларда – поташ заводы, XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1191 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Югары Ырга авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Шахтёр» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Гыйсмәтов). 1957 елдан авылда – «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» («Международная рабочая солидарность»; «МРС»), 1963, 1966, 1986 елгы мәгълүматлар буенча – «Корноуховский» (үзәге – Корноухово авылы), 1992 елгы мәгълүматлар буенча – «Тулушский» совхозлары, 1998 елдан «Ырга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918–1948 елларда – башлангыч, 1949 елдан тулы булмаган урта (2018 елдан – Олы Елга урта мәктәбе филиалы; бинасы 2006 елда төзелә) эшли. 1985 мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – И.А.Нәбиуллин).

Мәдәният йорты (бинасы 2010 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (бинасы 2006 елда төзелә), мәчет (1992 елдан) бар. «Игезәкләр чишмәсе», «Изгеләр чишмәсе», «Илһам чишмәсе» төзекләндерелгән.

Күренекле кешеләре

В.К.Зыятдинов (1929–2021) – журналист, тәрҗемәче, «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире (1977–1989), РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

М.Н.Нуриева (1937 елда туган) – савымчы (1957–1992), Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 28 ир-ат;
1859 елда – 450,
1897 елда – 708,
1908 елда – 753,
1920 елда – 931,
1926 елда – 1005,
1949 елда – 711,
1958 елда – 767,
1970 елда – 697,
1989 елда – 365,
2002 елда – 249,
2010 елда – 187,
2020 елда – 170 кеше (татарлар).