- РУС
- ТАТ
Татарстанның Спас районындагы авыл, Үтәк елгасы бассейны (Идел елгасының сул кушылдыгы) буенда, Чиста, Атаман, Исемсез күлләре ярында, Болгар шәһәреннән 6 км көньяктарак урнашкан
Авыл исеме беренче тапкыр гарәп сәяхәтчесе Әхмәд ибне Фазланның 922 елда язылган сәяхәтнамәсендә телгә алына. XV–XVII йөзләрдә бу урыннарда татарлар, шул исәптән борынгы Болгар хәрабәләрен карарга килгән хаҗилар яшәгән.
1691 елда авыл дворян И.И.Молоствов карамагына бирелә, Түбән Новгород губернасы һәм Казан губернасының Зөя өязе крепостной крестьяннары урнаша. Авыл 1918 елга кадәр Молоствовларга, җирләрнең бер өлеше дворяннар нәселенә – Демидовларга карый (А.А.Демидов, гвардия поручигы, 1862–1874 елларда Казан губернасының Спас өязе дворяннар җитәкчесе). 1763–1765 елларда авылда Л.И.Молоствов, майор М.И.Тютчев һәм М.О.Нелова 3 алпавыт йорты була. 1795 елда авыл Спас өязендә иң эре җирлек.
Революциягә кадәрге чыганакларда Рождественский исеме белән дә искә алына.
1861 елларга кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, күн итек тегү, каеш сбруй, мичкә ясау, тимерчелек.
1777 елда Л.И.Молоствов акчасына Рождество Христово чиркәве төзелә (1932 елда ябыла, 1999 елдан дин тотучыларга кайтарыла; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге, чаң манарасы – классицизм стилендә; чиркәү биләмәсендә Молоствовларның гаилә некропеле бар, борынгы кабер ташлары саклана).
XX йөз башында Гравеның (статский советник дәрәҗәсендәге хатын-кыз) шәраб, аракы заводлары һәм шәраб базлары, шулай ук сәүдәгәр Н.М.Анашкинның такта яру заводы, волость идарәсе урнаша. Рождество Христово чиркәве, чиркәү-приход (1888 елда ачыла), 2 земство (1880 елларда ачыла) мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, 10 тегермән, 2 ярма яргыч, 3 сыраханә, 1 казна шәраб, 9 вак-төякләр кибете була. 1911 елда авылда 7 тимерчелек, сабан җитештерү җайга салына, кирпеч, камыт, күн аяк киеме, киез-киез итек һәм йон-тукыма ману – бизәк төшерү кәсепчелеге үсеш ала.
Авыл җәмәгатенең имана җире 923,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Өчкүл волостена керә.
1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.
Хәзер – Өчкүл авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Красное озеро” һәм Фрунзе исем. колхозлар (1931 елда аңа Нәлет авылы да керә) оештырыла. 1957 елдан авыл – Трехозерский совхозы үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Полянка, Танкеевка, Балымер, Үрнәк авыллары, юкка чыккан Лебяжье, Порфировка авыллары керә). 1990 еллар башында авылда май заводы эшли. 1997 елда совхоз Трехозерский авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2008 елда ябыла). Хәзерге вакытта совхоз җирлегендә крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Агропромснаб” ярдәмче хуҗалыгы эшли; бер өлеш җирләрдән “Восток-Зернопродукт Агро” акционерлык җәмгыяте файлалана.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Совет властеның беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елларда җидееллык (Молоствовка (Красный Вал), Танкеевка, хәзер юкка чыккан Комаровка, Профировка торак пунктлары балалары укый), 1961 елда – сигезьеллык, 1965 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1988 елда яңа бина төзелә, мәктәпнең иске бинасы интернатка бирелә).
Мәдәният йорты (1980 елдан), китапханә, балалар бакчасы (1961 елдан, хәзер мәктәп бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты бар.
1724 елда – 377 ир-ат;
1762 елда – 1325,
1782 елда – 731 ир-ат;
1859 елда – 2183,
1897 елда – 3127,
1908 елда – 3362,
1920 елда – 3205,
1926 елда – 2635,
1938 елда – 1444,
1949 елда – 1125,
1958 елда – 1488,
1970 елда – 1156,
1979 елда – 873,
1989 елда – 712,
2002 елда – 597,
2010 елда – 583,
2021 елда – 531 кеше (руслар – 95%, татарлар – 3%, чуашлар – 1%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.