Биографиясе

1951 елның 27 мартында Киров өлкәсенең Слободской районы Карино авылында туган.

1977 елда Казан медицина институтын тәмамлый.

1979–1986 елларда Лениногорск районындагы «Бәкер» курортында һәм 1986–1994 елларда Лениногорск шәһәренең үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшли.

1994–2014 елларда Республика медицина диагностика үзәге (2000 елдан Республиканың 2 нче клиник хастаханәсе, Казан) баш табибе.

2014 елдан – «Газовик» санаторий-профилакторийның баш табибе. 

Хезмәтләре вертеброневрологиягә: умыртка авыруларына диагноз кую һәм дәвалау, нейромиофиброз вакытында алгик тригер зоналар формалашу механизмнарындагы нейротрофик контрольнең бозылуы мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Республиканский медицинский диагностический центр: Концептуальные перспективы развития // Казанский медицинский журнал. 1996, № 3.

Периартикулярные проявления вертеброгенной гониалгии. Казань, 1999.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.