- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Инеш елгасының югары агымы (Зәй елгасының сул кушылдыгы) буенда, Түбән Кама шәһәреннән 27 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1924 елда нигезләнә. Халыкта Яуш исеме белән дә искә алына.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чаллы кантоны Шәңгәлче волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сухарево авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Кызыл Яр” колхозы оештырыла. 1951 елдан берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Сухарево авылы), 1970 елда “Память Ильича” совхозы итеп үзгәртелә, 1991 елда авыл “Болгар” совхозына керә (үзәк утары – Болгар авылы).
1998 елдан “Болгар” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
2006 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, хәзер клуб эшли. Авылда төзекләндерелгән “Яуш” чишмәсе бар.
1926 елда – 158,
1938 елда – 230,
1949 елда – 288,
1958 елда – 280,
1970 елда – 373,
1979 елда – 212,
1989 елда – 99,
2002 елда – 81,
2010 елда –107,
2022 елда – 113 кеше (мөселман татарлар – 92%, керәшен татарлар – 5%, руслар – 3%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.