Шәһәр Татарстанның көнчыгыш төбәгендә, Эстәрле елгасы буенда, Ютазы тимер юл станциясеннән (Ульяновск – Уфа тимер юлы) 34 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Казаннан 376 км ераклыкта.

1920 елга кадәр Азнакай Самара губернасынын Бөгелма өязе Азнакай волостена керә.

Волость составына Әсәй, Сәпәй, Уразай, Балтач, Әгерҗе, Туйкә, Холмовка торак пунктлары керә.

1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан –Тымытык районына керә, 1931 елның 30 октябреннән Азнакай районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районы составында, 1963 елның 27 августыннан Азнакай сәнәгать районы үзәге, 1965 елның 12 гыйнварыннан район үзәге, 1987 елның 12 мартыннан республика карамагындагы шәһәр.

Тарихы

Сәнәгать

Шәһәр республиканың сәнәгать үзәкләренең берсе. Сәнәгать үсеше Ромашкино нефть чыганагы ачылу белән бәйле.

Нефть һәм газ чыгару предприятиеләре:

  • «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе (1956 елда «Азнакайнефть» беренче нефть идарәсе буларак оештырыла; 1965 елда идарә составыннан «Актүбәнефть» нефть промыселы идарәсе бүленеп чыга; 1996 елда идарәләр берләштерелә);
  • Азнакай «Бурение» бораулау эшләре җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1951 ел);
  • «ТатнефтьАзнакай РемСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1977 ел);
  • Азнакай нефть кудырту станциясе (1960 ел);
  • «Геология» ябык акционерлык җәмгыяте;
  • «ННКГеофизика» ябык акционерлык җәмгыяте (2000 ел);
  • «Азнакаевский горизонт» ачык акционерлык җәмгыяте (1998 ел);
  • «Геотех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Машина төзү һәм металл эшкәртү предприятиеләре:

  • «Нефтемаш» Азнакай заводы» ачык акционерлык җәмгыяте (1983 ел; махсус техника, 500 кг алып 12 т кадәр йөк күтәрүчәнлеге булган кран-манипуляторлар, зур металл конструкцияләр җитештерүгә юнәлдерелгән);
  • «Перекрыватель» ябык акционерлык җәмгыяте (1990 ел, скважиналарны локаль ныгыту өчен җиһазлар комплекты чыгара);
  • «Техкомплект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм башкалар.

Азык-төлек сәнәгате предприятиеләре:

  • «Азнакай сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
  • «Азнакай май заводы» ачык акционерлык җәмгыяте (1963 елда нигез салына),
  • «Азнакай икмәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1963 елда нигез салына),
  • «Азнакай азык-төлек комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Җиңел сәнәгать предприятиесе – «Азнакай киемнәре» ачык акционерлык җәмгыяте (махсус эш киеме чыгара).

Шәһәрдә «Азнакай технологик транспорт идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли (1957 елда оештырыла).

Җитештерү өлкәсендә эре һәм урта предприятиләрдә 11 меңгә якын кеше эшли.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 1 номерлы (1918 елдан), 2 номерлы (1954 елдан), 3 номерлы (1958 елдан) мәктәпләр, 4 номерлы (1962 елдан, 2012 елдан физика-математика юнәлешендәге лицей), 5 номерлы (1969 елдан), 6 номерлы (1976 елдан), 7 номерлы (1990 елдан), 8 номерлы (1961 елдан), 9 номерлы (2006 елдан) лицейлар, гимназия эшли (1992 елдан).

Өстәмә белем бирү өлкәсендә Балалар сәнгать мәктәбе (1960 елда, музыка мәктәбе буларак ачыла, 2004 елдан хәзерге исемдә) һәм Балалар иҗат үзәге эшли.

Шәһәрнең күп кенә мәктәпләрендә тарих-төбәк тарихы музейлары эшли:

1 номерлы мәктәптә 1962 елдан (нигез салучы – Р.Х.Бәдретдинова), 1996 елда мәктәп музее статусын ала (2016 елда музей фондларында 647 саклау берәмлеге исәпләнә);

4 номерлы лицейда – 1962 елдан (нигез салучы –М.М.Кривуляк), 1976 елда мәктәп төбәк тарихы музее статусы ала;

8 номерлы мәктәптә – 1964 елдан (нигез салучы – Я.Ю.Йосыпов);

гимназиядә – 1997 елдан (нигез салучы – А.А.Исламов);

6 номерлы мәктәптә – 2000 елдан (нигез салучы – Г.Х.Әхмәтова).

Мәктәп төбәк тарихы музейлары экспозицияләре Азнакай һәм районның торак пунктлары тарихына, Бөек Ватан сугышына багышлана.

Мәдәният

Шәһәрдә район-шәһәр мәдәният сарае эшли (1997 елда район мәдәният йортын (1930 еллар башы) һәм «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең мәдәният һәм техника сараен берләштерү юлы белән оештырыла (1959 елда), бина 1997 елда төзелә).

Мәдәният сарае каршында эшләп килүче 7 үзешчән сәнгать коллективы халык коллективлары итеп таныла:

  • тальянчылар ансамбле (1985 елда оеша),
  • халык театры,
  • тынлы оркестр,
  • җыр һәм бию ансамбле,
  • «Миләш» хатын-кызлар вокаль ансамбле,
  • "Тамчылар" балалар вокаль ансамбле,
  • "Хатирә» ветераннар ансамбле (1986 елда оештырыла, җитәкчесе – З. Ильясов).

Иҗади коллективлар күп санлы конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары һәм дипломантлары булалар: тальянчылар ансамбле – ике тапкыр Ф.Туишев исемендәге Республика тальянчылар һәм гармунчылар конкурсы лауреаты (1994 һәм 2002 елларда), «Жанашым» фольклор ансамбле – Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә халык җырларын башкаручыларның «Завалинка» VII Төбәкара фестивалендә «Милли традицияләрне иң яхшы чагылдырган өчен» номинациясендә I дәрәҗә лауреаты, «Калинушка» ансамбле (1999 елда оештырыла, җитәкчесе-композитор Т. Хөсәенова) – күп тапкырлар «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале дипломанты.

1941 елда Азнакайда мәдәният сарае каршында драма түгәрәге оештырыла, 1965 елда ул халык театры статусын ала. 1951–1976 елларда театр белән К.Еникеев җитәкчелек итә (Г.Камал исемендәге Татар академия театрында, Әлмәт театрында эшләгән профессиональ артист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре). 1977 елда театр, совет хакимиятенең 60 еллыгына багышланган халык театрларының республика һәм бөтенроссия смотрлары лауреаты исеменә лаек була. Коллектив, Ә.Атнабаевның «Игезәкләр» әсәре буенча куелган спектакле өчен Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале медале белән бүләкләнә.

Театрның сәнгать җитәкчеләре – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре – З.Миңнеханова (1976–1982 елларда), З.Кашапова (1987–1990 елларда), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре М.Вәлиев (1990–1995 елларда, шәһәрнең бер урамы аның исемен йөртә). 1995 елдан театрның режиссеры – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Ялалов.

2012 елда театр халык театрларының «Идел-йорт» XII Төбәкара фестивалендә катнаша, беренче урынны ала.

1989 елда шәһәрдә «Ак мәчет», 2007 елда «Тарсус» паркында «Зәңгәр мәчет», 2014 елда «Азнакай нуры» мәчете төзелә.

2015 елда Г.Тукайга һәйкәл ачыла (авторы – Х.Миңнегалиев).

Азнакай халык мәгарифе музее 1997 елда ачыла (нигез салучылары: Җ.Н.Айдагулова, Р.Р.Нургалиев, М.М.Нәфиева, С.С.Сафина).

1992 елда Азнакай төбәк тарихы музеена нигез салына (нигез салучы – Г.К.Хисамиева), 1999 елның 18 маенда ачыла (башта биш катлы бинаның бер катлы янкормасында урнаша, 2015 елда яңа бина төзелә). Музей фондларында 6203 саклау берәмлеге исәпләнә (2015 ел).

Азнакай янында Татарстанның иң югары ноктасы – Чатыр тау калкулыгы урнашкан. XVIII йөздә тау битләрендә бакыр чыгарыла.

Чатыр тау – комплекслы әһәмияткә ия дәүләт табигать тыюлыгы (2015 елдан).

Спорт

Шәһәрдә «Алтын Алка» боз спорт сарае, шәһәр балалар паркы, трансформер кинозаллы күп функцияле мәдәният үзәге, түгәрәкләр кабинетлары, иҗат остаханәләре (2015), баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш, бокс белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган заллары булган «Чатыр тау Арена» спорт комплексы эшли (2015).

Күренекле кешеләре

Ә.Җ.Әсәнов (1949 елда туган) – техник фәннәр докторы, Казан Федераль Университетының Чаллы институты профессоры;

А.А.Әхмәтшин (1965 елда туган) – СССР спорт остасы;

Н.Ф.Гомәров (1958 елда туган) – нефтьче-геолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган геологы;

И.Д.Дауди (1967 елда туган) – Россия Федерациясе Герое.

Төрле елларда Азнакайда яшәгәннәр һәм эшләгән шәхесләр:

М.М.Абдуллин – РФнең атказанган укытучысы (1980–2013 елларда 1 номерлы мәктәп директоры);

Н.Г.Әхмадиев – язучы (Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Азнакай район комитеты секретаре, «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең укыту курслары комбинаты директоры);

Ә.Б.Баһаветдинов – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе, РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары (1961–1962 һәм 1965–1979 елларда – Советлар союзы Коммунистлар партиясенең Азнакай район комитеты беренче секретаре);

Ә.В.Вәлиханов – Социалистик Хезмәт Герое (1957–1962 елларда –«Азнакайнефть» нефть промыселы идарәсенең баш инженеры);

Матвей П.Гринь (1927–1998) – 1970–1990 елларда бораулау мастеры, СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.К.Ишкәев – нефть һәм газ чыганакларын үзләштерү технологиясе өлкәсендәге галим (1996–2005 елларда – «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы, аның исеме белән Азнакайда балалар шәһәр паркы аталган);

Ә.Г.Исхаков – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992–2005 елларда – Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре хакимияте башлыгы);

А.А.Казаков – Советлар Союзы Герое (1946–1950 елларда – Кәкре Елга машина-трактор станциясе директоры);

Н.П.Кандауров – Совет армиясе хәрбие, Әфган сугышында катнаша, үлгәннән соң Ленин ордены белән бүләкләнә (аның исеме, ул укыган 6 номерлы мәктәпкә бирелә);

Н.А.Мальцев – СССР нефть сәнәгате министры (1956–1960 елларда «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы);

Р.Ә.Сафина – РСФСРның атказанган табибе, 1966–1995 елларда Азнакай үзәк район хастаханәсендә эшли;

Мөсәгыйт Хәбибуллин – язучы («Маяк» район газетасының сәнәгать бүлеге җитәкчесе);

М.М.Хәсәнов – язучы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты («Маяк» район газетасының сәнәгать бүлеге җитәкчесе, аның исеме белән шәһәрнең урамы аталган);

М.Х.Хафизов – язучы (Азнакай мәктәпләрендә укытучы, нефть техникумында директор булып эшли).

Азнакайдагы Геройлар Аллеясында:

  • нефтьчеләр, Социалистик Хезмәт Геройлары Г.М.Баһманов (аның исеме белән шәһәр урамы аталган); Михаил П. Гринь (аның исеме белән шәһәр урамы аталган), Ә.Г.Гарипов, Г.Х.Хәсәншина (аның исеме белән шәһәр урамы аталган);
  • Азнакай районында туган Советлар Союзы Геройлары Ф.Х.Әгълетдинов (1915–1988, Сасы Кул авылында туган (Буләк авылы)), Ә.И.Вәлиев (1924–1975, Илбәк авылында туган), П.З.Манаков (1915–1987, юкка чыккан Павловка авылында туган), И.М.Никитин (1892–1972, Чемодурово авылында туган), аларның исемнәре белән шәһәр урамнары аталган;
  • Россия Федерациясе Герое И.Д.Дауди (1967 елда Азнакай шәһәрендә туган) бюстлары куелган.

Халык саны

1859 елда. – 1103,
1889 елда.– 1610,
1908 елда – 1932,
1926 елда – 1326,
1938 елда – 2105,
1949 елда – 1958,
1958 елда – 9731,
1989 елда – 32200,
2002 елда – 35412,
2010 елда – 34853,
2015 г. – 34720 кеше (татарлар – 85,4%, руслар – 11,9%).