Биографиясе

1939 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә туган

Казан университетын тәмамлый (1962). 1965 елдан шунда эшли. 1990 елдан минералогия һәм петрография кафедрасы мөдире.

1996 елдан Россия Фәннәр академиясенең Бөтенроссия минералогия җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Чыганакларны эзләү, минераль чималның сыйфатын һәм технологик үзенчәлекләрен бәяләү өчен минералларны кристаллохимик анализлауның оптик-спектроскопик ысулларын уйлап таба. Токым хасил итә торган силикатлар төзелешенең кристаллохимик закончалыкларын билгели.

Хезмәтләре

Породообразующие силикаты: оптические спектры, кристаллохимия, закономерности окраски, типоморфизм. Казань, 1985.

Оптическая спектроскопия минералов и руд и её применение в геологоразведочных работах. Казань, 1992 (автордаш).