Биографиясе

1928 елның 23 июнендә Чуаш АССРның Янтык районы Уразкассы авылында туган.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).

Чуаш педагогика институтын тәмамлый (1950).

1951–1963 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Биология институтында.

1963 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында, ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире (1970–1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләрнең су алмашу физиологиясен һәм тотрыклылыгын өйрәнүгә, агроэкологиягә карый. Авыр су һәм югары сизгерлекле физик алымнар: ЯМР, ЭПР, гамма-резонанс һәм диэлектрик спектроскопия кулланып, Ф.Д.Самуилов күзәнәкләрдә төрле су фракцияләренең хәрәкәтчәнлеген һәм тиз алмашучанлыгын, үсемлекләр белән тышкы тирәлек арасында суның үзара ике яклы алмашуын билгели.

Үсемлекләрдә су алмашы турындагы элеккеге осмотик күзаллаулардан аермалы буларак, үсемлекләрдә су алмашу һәм су халәтенең аларның метаболизмына, биоэнергетик процессларына бәйле булуын күрсәтә. Үсемлекләрнең метаболизмына тәэсир итү юлы белән (чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртүдә физиологик процессларны тизләтү, минераль туклануны көйләү һ.б.) аларның әйләнә-тирәнең тискәре шартларына (корылык, су басу, түбән температура һ.б.) тотрыклылыгын күтәрү мөмкинлеген ачыклый. Тикшеренү нәтиҗәләре авыл хуҗалыгы культураларының тотрыклылыгын күтәрү һәм су режимын оптимальләштерү технологияләрен эшләүнең теоретик нигезләрен киңәйтә.

Ф.Д.Самуилов җитәкчелегендә Урта Идел буе һәм Оренбург Урал алды төбәкләренең урман-дала шартларында сабан бодаеның 40 тан артык сортына экологик-физиологик тикшеренү үткәрелә, алар нигезендә селекция эшләре өчен беренчел форманы сайлау буенча күрсәтмәләр әзерләнә; республика өчен яңа культуралар: кукуруз, шикәр чөгендере, рапс игүнең төньяк зонадагы физиологик үзенчәлекләре тикшерелә. «Практикум по минеральному питанию и водному обмену растений» (СПб., 1996) уку дәреслеге авторларының берсе.

Бүләкләре

Медальләр, СССР Фәннәр академиясе Президиумы, СССР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Водный обмен и состояние воды в растениях в связи с их метаболизмом и условиями среды. Казань, 1972.

Водный обмен растений. М., 1989 (автордаш).

Спин – решёточная релаксация протонов воды в растительных и животных клетках // Биофизика. 2012. Т. 57, вып. 4 (автордаш).