- РУС
- ТАТ
Татарстанның Алексеевск районындагы авыл, Шонталы елгасы буенда, шәһәр тибындагы Алексеевск поселогыннан 20 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Авылга XVIII йөзгә кадәр нигез салына.
XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт крәстияннәре (элекке лашманнар, йомышлы һәм ясаклы татарлар, шул исәптән керәшен татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1878–1879 елларда авыл татар крәстияннәре кузгалышлары үзәкләренең берсе була.
1859 елда авылда – беренче мәчет (1882 елда иске мәчет урынында яңасы төзелә), 1880 елда икенче мәчет төзелә.
ХХ йөз башында 7 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2028 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Полянка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.
Хәзер Урта Тигәнәле авыл җирлегенә керә.
1930 елларда авылда «1 Май» колхозы оештырыла (1960 елдан «Алга» колхозы составында).
Халкы күбесенчә «Алга» колхозында эшли (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау).
Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.
1992 елда яңа мәчет төзелә. 2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли (хәзер балалар Урта Тигәнәле мәктәбендә укыйлар).
Авылдан 1 км көньяк-көнбатыштарак Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры Түбән Тигәнәле авыллыгы урнашкан.
Җ.З.Дәүләтшин (1960 елда туган) – инженер-механик, ТРның Дәүләт бүләге лауреты, Кама аръягы зональ селекция-орлыкчылык тәҗрибә станциясендә директор урынбасары (1998 елдан);
Т.З.Дәүләтшин (1958 елда туган) – агроном һәм селекционер, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Кама аръягы зональ селекция-орлыкчылык тәҗрибә станциясендә директор (1998 елдан), Судан үләненең «Тигәнәле» сорты авторы;
М.С.Хәлилов (1942 елда туган) –ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1977–2009 елларда «Алга» колхозы рәисе (аның җитәкчелегендә Түбән Тигәнәле һәм Урта Тигәнәле авылларында электр, газ, телефон кертелә).
1782 елда – 117 ир заты;
1859 елда – 1061,
1897 елда – 1035,
1908 елда – 1416,
1920 елда – 1584,
1926 елда – 1158,
1938 елда – 1116,
1949 елда – 806,
1958 елда – 719,
1970 елда – 614,
1979 елда – 473,
1989 елда – 320,
2002 елда – 259,
2010 елда – 216,
2015 елда – 210 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.