Биографиясе

1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туа.

Кызыл дипломга Казан университетының филология факультетын тәмамлый (1986).

1986–1988 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, 1989–2012 елларда – Казан дәүләт университетында: аспиранттан профессорга (2002), кафедра мөдиренә кадәр.

Филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен – 1993 елда, филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен («Татар әдәбияты теориясенең формалашу һәм үсеш этаплары (XX гасырның беренче чиреге)») 2001 елда ала.

2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми секретаре итеп сайлана, 2012 елда яңадан сайлана, 2016 елда – вице-президенты. ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2007), хакыйкый әгъзасы (академигы) (2011).

Д.Ф.Заһидуллина ТР Фәннәр академиясендә зур фәнни-оештыру эшчәнлеге алып бара. 18 ел дәвамында Д212.081.12 докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча диссертация советы әгъзасы, секретаре. Күп кенә журналларда, шул исәптән чит ил журналларында мөхәрририят әгъзасы.

Әдәбият тәнкыйтьчесе буларак Д.Ф.Заһидуллина Татарстанның әдәби тормышында актив катнаша. ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2005).

Фәнни иҗаты

Д.Ф.Заһидуллина – әдәбият белеме, татар әдәбияты теориясе һәм тарихы, әдәбият укыту методикасы өлкәсендә танылган галим. 350 артык басма хезмәт авторы.

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • татар әдәбияты белеме тарихы. Урта гасырлардагы теоретик фикергә кагылышлы күп санлы материалларны системалаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү нигезендә татар әдәбияты белеме үсешенең тулы картинасы реконструкцияләнә (төп хезмәтләре: Әдәбият кануннары һәм заман / Татар әдәбият нәзариясенең барлыкка килүе һәм үсеш баскычлары, 2000; История науки о литературе у татар, 2011, һ.б.);
  • татар тарихи-әдәби процессына анализ һәм милли манифестациягә хас үзенчәлекләрне ачыклау. Аерым игътибар ХІХ, ХХ йөз татар әдәбияты тарихына, урта гасырлар суфичылык поэзиясенә бирелә. Тема буенча монографияләр (Модернизм һәм ХХ йөз татар прозасы, 2003; Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр, 2006; Яңа дулкында (19802000 елларда татар прозасында традицияләр һәм яңалыклар, 2006; Современная татарская проза (1986–2016): основные тенденции историко-литературного процесса», 2017, и Татарская поэзия рубежа ХХ–ХХI веков (1986–2015): эстетические ориентиры и художественные поиски», 2017; Татарская поэзия и проза рубежа ХХ–ХХI вв.: эстетические ориентиры и художественные поиски», 2018), күп санлы мәкаләләр басыла;
  • татар халкының рухи мирасын кайтару, билгесез әсәрләрне текстологик эшкәртү, күренекле татар язучыларының һәм галимнәренең хезмәтләрен һәм әсәрләрен басмага әзерләү. Аның тарафыннан беренче тапкыр ХХ йөз башындагы «онытылган» авторларның мирасы фәнни әйләнешкә кертелә: Гали Рәхим, Г.Гобәйдуллин, М.Кайбышев, Ә.Тангатаров, Ф.Вәлиев һ.б. Нәтиҗәсе татар телендә басмалар: Гали Рәхим: сайланма әсәрләр, 2004; Татар хикәяләре: ХХ йөз башы, 2007; Габдрахман Сәгъди: фәнни-биографик җыентык, 2008; Әхмәтгәрәй Хәсәни: фәнни-популяр басма, 2011, һ.б.
  • әдәбият белеме анализы методологиясе һәм методикасы. Милли әдәбиятларны анализлау өчен төрле алымнар (структур, мифопоэтик, герменевтик һ.б.) куллану механизмнары эшләнә. Нәтиҗәсе татар телендә дәреслекләр һәм укыту-методик ярдәмлекләр (Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, 2000, 2004; Татар әдәбияты: теория, тарих, 2004, 2006 (автордаш); Әдәби әсәргә анализ ясау, 2005 (автордаш); Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз, 2007; Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге, 2007; Татар әдәбияты: бердәм республика имтиханына әзерлек. Татар әдәбияты, 2010 (автордаш.), һ.б. Д.Ф.Заһидуллина дәреслекләре һәм укыту ярдәмлекләре татар әдәбияты укытучылары һәм югары уку йортлары студентлары өчен нигез булып тора.
  • Д.Ф.Заһидуллина беренче тапкыр татар әдәбиятында модернизм концепциясен формалаштыра. Аның «Модернизм в татарской литературе первой трети ХХ века» (Казан, 2013) монографиясе XX йөзнең беренче яртысында татар әдәбиятында әлеге күренешнең милли үзенчәлеген билгеләүгә багышлана. «Татарская литература XX – нач. XXI вв.: «мягкость» модернизмаавангарда-постмодернизма (к постановке проблемы)» (Казан, 2020) монографиясендә милли тарихи-мәдәни процесска карата «модернизм», «авангард», «постмодернизм» «постколониальная литература» төшенчәләренең система барлыкка китерүче принциплары, эчтәлеге һәм күләме билгеләнә.

Д.Ф.Заһидуллина татар мәдәниятендә яңа парадигмалар формалашу процессы, традицияләрдән аерылу рәвешендә түгел, ә яңаның, яшәп килүче, гадәти, «иске» формага өстәлеп бару рәвешендә башкарыла дигән нәтиҗәгә килә. Шулай өстәлеп бару сәнгати системаларның тыныч яшәешен, төрле сәнгати парадигмаларга караган төрле алымнар һәм формалар синтезын тәэмин итә. Татар әдәбиятындагы модернизм һәм постмодернизмның «йомшаклык» сере шуннан гыйбарәт.

Д.Ф.Заһидуллина мәктәбе

Профессор Д.Ф.Заһидуллина ХХ йөз татар әдәбиятын милли мәдәниятнең синхрон үзгәрүләре ягыннан өйрәнү фәнни мәктәбен оештыра. Ул шулай ук әдәбият белеме компаративистикасына зур игътибар бирә: аның җитәкчелегендәге коллектив тарафыннан әдәбиятара процессны тикшерүнең яңа методологиясе эшләнә.

Д.Ф.Заһидуллина җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 8 кандидатлык диссертациясе яклана. Әдәбият белеме методологияләренең чагыштырма аспектлары буенча күп кенә проектлар җитәкчесе.

Бүләкләре

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2007), «Фидакарь хезмәт өчен (2019) медальләре белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2014), әдәби тәнкыйть өлкәсендә И.Юзеев исемендәге (2005) һәм әдәбият белеме өлкәсендә Җ.Вәлиди исемендәге (2006) республика бүләкләре лауреаты.

Хезмәтләре

Әдәбият

Йосыпова Н. Күңел кушкан юлда // Казан утлары. 2014. № 10.

Заһидуллина Д.Ф. // Габдулла Тукай: энциклопедия. Казан: ИЯЛИ, 2016.

Әминева В. «Язу – акыл һәм йөрәк эше...» // Казан утлары. 2019. № 10.

Закирҗанов Ә. Фәнни үрләрне яулап // Мәйдан. 2019. № 10.