Эчтәлек

Гомер еллары: 1506 ел тирәсе – 1567 елның 20 апреле, Касыйм шәһәре.

Шаһгали – Шәех Әүлияр хан улы. Атасы үлгәннән соң (1516), Касыйм ханлыгы тәхетенә утыра.

1519 елда Казан тәхетенә утыртыла. 1521 елда Казан аксөякләре аны тәхеттән төшергәч, Россиягә кача.

1533–1535 елларда Казан белән яшерен мөнәсәбәттә булу сәбәпле, рус хөкүмәте тарафыннан Белоозерога сөрелә.

Шаһгали Берничә тапкыр Казан һәм Касыйм тәхетендә була, Мәскәү Казанга каршы оештырган сугыш хәрәкәтләрендә (1523–1524, 1537, 1539, 1540); 1545–1551 елларда Казанга Рус дәүләте яуларында һәм Казанның яулап алынуында (1552) катнаша.

Рус елъязмаларына караганда, рус гаскәренең Казан ханлыгына каршы сугышында таяну базасы хезмәтен үтәгән Зөя кальгасын төзү урыны Шаһгали киңәше белән сайлана.

Казанда соңгы тапкыр хөкемдарлык иткәндә (1551–1552) Рус дәүләте тарафыннан басып алынган Тау ягын контроль астына алырга исәпли, әмма патша Иван IV бу ниятне кискен кире кага. 

Иван IV таләбе буенча Шаһгали хан тәхетен ташлап китә, әмма Казанга рус гаскәрен керттерми. Татар чыганакларының берсендә Казаннан качар алдыннан Шаһгали сугыш коралларын һәм кирәк-яракларын яраксыз хәлгә китерә диелә: «туп көпшәләренә аккургаш коя, дарыга су сала».

Соңыннан Шаһгали Ливониягә яуда (1557–1558) рус гаскәрен җитәкли, Бөек Литва кенәзлегенә каршы сугышта катнаша (1562–1565).

Шаһгали хан хатыннарының берсе Казан идарәчесе Сөембикә була (1551 елда тәхеттән төшерелгәннән соң Мәскәүгә җибәрелә, Шаһгалигә кияүгә бирелә; кайбер мәгълүматларга караганда, Шаһгали Сөембикәгә начар мөгамәлә күрсәтә).

Татар халкының тарихи хәтерендә Шаһгали тискәре төсмер ала. М.Г.Худяков язганча, ул «чит ил кешеләре кулында ихтыярсыз кол, Казанга исә бөтенләй ят була».

Касыйм шәһәрендәге тәкиядә җирләнә (кара: Шаһгали хан тәкиясе).

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1863. Ч. 1.

Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Алишев С.Х. Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV–XVI вв. Казань, 1995.

История татар с древнейших времен. Казань, 2014. Т. 4.

Автор – И.Р.Вәлиуллин