XV йөз уртасында барлыкка килә. 1445 елның октябрендә Суздаль шәһәре янындагы сугышта җиңелүе нәтиҗәсендә Мәскәү бөек кенәзе Василий II моңа ризалык бирергә мәҗбүр була. Кенәз тарафыннан Касыйм ханга (ханлыкның һәм башкаланың исеме дә шуннан) бүләк ителә.

XVI йөз уртасына кадәр рус кенәзләреннән, шул исәптән Мәскәү бөек кенәзләреннән дә Касыйм идарәчеләре файдасына ясак түләнә.

Үзәге – Касыйм шәһәре. Ука елгасы буена урнашкан (хәзерге Рязань өлкәсе территориясенең төньяк-көнчыгыш өлеше).

Халкы: татарлар, мордвалар, руслар.

Төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек.

Идарә итүче төп нәселләр – Мангыт, Аргын, Җәлаир, Кыпчак.

Рус дәүләте көчәюе нәтиҗәсендә Касыйм ханлыгы мөстәкыйльлеген югалта бара. Ханнар Мәскәү хөкүмәте тарафыннан Казан, Кырым, Себер һ.б. ханлыкларның идарәче династияләре вәкилләреннән билгеләп куела.

Касыйм ханнары берничә тапкыр Мәскәү ягыннан торып Казанга каршы сугышларда катнашалар (1467–1469, 1487, 1552).

Шаһгали өч тапкыр Казан ханы була (1519–1521, 1546–1551, 1551–1552). Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң, Касыйм ханлыгында хакимият әкренләп Мәскәү воеводалары кулына күчә бара, ханнар һәм бәкләр хезмәткә ялланган җирбиләүчеләр хәлендә калалар.

«Болгавыр заман»да Касыйм ханлыгы Ялган Дмитрий II ягында була.

Сәед Борһан чорында халыкны христианлаштыру башлана, бу татарларның күтәрелешенә китерә (1656).

Соңгы идарәчесе Фатыйма Солтанның үлеменнән соң (1681) Касыйм ханлыгы яшәүдән туктый.

Касыйм ханлыгы идарәчеләре

Касыйм хан (1440 еллар ахыры – 1469),
Данияр (1469–1486) – Казан ханнары нәселеннән;
Нурдәүләт (1486–1491),
Сатылган (1491 тирәсе – 1506),
Җанай (1508 тирәсе – 1512 тирәсе) – Кырым ханнары нәселеннән;
Шәех Аллаһияр (1512–1516 тирәсе),
Шаһгали (1516–1519, 1540 тирәсе – 1546, 1546–1551, 1552–1567),
Җангали (1519–1532),
Сәин Булат (1573 елдан – Симеон Бикбулатович); (1570 тирәсе – 1573),
Мостафа Гали (1580 ел тирәсе – 1600) – Алтын Урда ханнары нәселе, чыгышлары белән, башлыча, Әстерхан ханлыгыннан;
Уразмөхәммәд (1601–1610) – казакъ ханнары нәселеннән;
Арслан (1614–1627),
Сәед Борһан (1627–1679),
Фатыйма Солтан (1679–1681) – Себер ханнары нәселеннән.

Касыйм ханлыгының идарәчеләре арасында турыдан-туры варислар булмаган очракта нәселләр алышына.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах: в 4 ч. СПб., 1863–1887.

Шишкин Н.И. История города Касимова с древнейших времён. Рязань, 1891.

Шарифуллина Ф. Касимовские татары. Казань, 1991.