Биографиясе

1932 елның 10 марты, Балтач районы Иске Салавыч авылы – 2006 елның 11 марты, шунда ук.

1971 елда Савальск совхоз-техникумын тәмамлый (Киров өлкәсе).

Хезмәт юлын 1944 елда колхозчы булып башлый, 1948–1951 елларда Балтач МТСында комбайнчы, 1954–1964 елларда бригадир, 1966–1971 елларда Балтач районының «Алга» колхозы, 1971–1996 елларда «Татарстан» колхозы рәисе. Ул җитәкләгән елларда «Татарстан» колхозы республикада алдынгы, икътисади яктан көчле хуҗалыкка әверелә.

1984–1989 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.