Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан. Үзәге – Теньгушево авылы (Саранск шәһәреннән 216 км ераклыкта урнашкан). 1928 елда оештырыла. Мәйданы – 845,2 кв.км.

Халкы – 11050 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 64 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар, Мордва төбәгендә чик буе киртәләре корылу сәбәпле, килеп урнашалар. XVII йөз башында татарлар Атенино авылына нигез салалар (1862 елда – 226 кеше, 2008 елда – ике кеше). Мәчет бар.

Хәзерге вакытта татарлар Теньгушево авылында яшиләр.