Биографиясе

1892 елның 24 августы, Казан – 1961 елның 28 феврале, Таллин шәһәре.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1915).

Казан ГИДУВына нигез салучыларның берсе, 1920–1939 елларда шунда фтизиатрия кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта Казан медицина институты терапия клиникасында эшли (1929–1932).

1939 елдан Сталинград медицина институтының госпиталь терапиясе кафедрасында.

1941–1945 елларда Тын океан, Балтыйк хәрби-диңгез флотларының баш терапевты.

1945 елдан Эстония ССР Фәннәр Академиясенең клиника бүлегендә һәм Таллинның дәвалау учреждениеләрендә.

«Казанский медицинский журнал»ның баш мөхәррире урынбасары (1932–1935), баш мөхәррире (1935–1938).

Терапевтларның Таллин фәнни җәмгыяте рәисе (1947–1959).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туберкулёз симптоматологиясе һәм иммунологиясенә, үпкә авыруларына, гастроэнтерологиягә, витаминнарны өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Ошибки диагностики лёгочного туберкулёза. М.–Л., 1930 (автордаш).

Схема клинических форм лёгочного туберкулёза // Борьба с туберкулёзом. 1932. № 8.

Симптоматология и амбулаторная практика. Казань, 1941.

Әдәбият

М.И.Мастбаум: Некролог // Клиническая медицина. 1961. № 9.