Биографиясе

1954 елның 11 гыйнварында Казанда туган.

М.Горький исем. Әдәбият институтын тәмамлый (1977, Мәскәү).

1978–1979 елларда Казан курчак театрында, 1981–1985 елларда Татарстан китап нәшриятында, 1996–1999 елларда «Мәдәни җомга» газетасында эшли.

Иҗаты

Татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турындагы «Йолдыз язмышы» (1986), «Йөрәкнең соңгы кылы» (2004) китаплары, балалар өчен язылган «Ак күгәрчен» (1990) исемле әкиятләр җыентыгы, лирик шигырьләре тупланган «Кояш баласы» (1999) исемле китаплар авторы.

Әсәрләре табигать матурлыгы тәэсирендә туган һәм символик мәгънәгә ия булган поэтик образларга бай.

Ф.Әһлиуллинаның кайбер шигырьләренә көйләр язылган.